Центральная библиотека

"Тукай - шигъри чишмәбез"

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тула һәм Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәк китапханәдә "Тукай - шигъри чишмәбез" исемле күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүмат, шигырьләре, фотоларыннан торган китаплар белән таныша алалар.
Тукай - буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк.