"Сөембикә" журналына 110 ел
«Сөембикә» хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналына 110 ел. Әлеге журналга якташыбыз, журналист Ягъкуб Хәлили нигез сала. Шул уңайдан Үзәк китапханәдә күргәзмә оештырылды.
"Сөембикә" журналы Татарстанның визит таныкламасы. Журналны бүген татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яратып укыйлар. Аны АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә беләләр һәм үз итәләр.
1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр журналларның берсе.
Ягъкуб ХӘЛИЛИ 1913 елның 27 октябреннән 1918 елга чаклы «Сөембикә» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналның мөхәррире була. Ул елларда журнал аена ике мәртәбә чыга. Шул чорда барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма милләт аналарын тәрбияләүче журнал тууына тарихи нигез сала.
"Сөембикә" журналы тарихы турында тулырак https://vk.com/wall-80259061_1211