Центральная библиотека

Наилә Харисова "Бәллүр тозак". Иҗат кичәсе

18 апрель көнне Үзәк китапханәдә районыбызның язучысы, шагыйрә, өч китап авторы, әдәби конкурсларда җиңүче Наилә Харисованың иҗат кичәсе узды. Чарада китапханәчеләр, татар теле укытучылары, әдәбият сөючеләр катнашты. Язучы Наилә Харисованың иҗаты һәм тормыш юлы белән танышканнан соң аның "Бәллүр тозак" китабына кергән хикәяләре һәм повесте буенча фикер алышулар булды. Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе укытучылары һәм укучылары авторның шушы көннәрдә генә Яр Чаллы бүлеге һәм "Мәйдан" журналы уздырган "Бу заман шундый заман бу.." конкурсында җиңү яулаган "Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте" хикәясеннән өзек күрсәттеләр. Әдибә китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кичә Наилә Харисова сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да язучыга иҗади уңышлар, яңа әсәрләре белән сөендереп торуын теләделәр.