Центральная библиотека

Әгерҗе төбәге тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең утырышы

Бүген Үзәк китапханәдә Әгерҗе төбәге тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте оешу уңаеннан утырыш булды. Чараны Бөтендөнья Татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Хәкимова Вәсилә Харис кызы ачып җибәрде. Шәһәр һәм авыл тарихлары турында 15тән артык китап булуын әйтте. Җирле тарихны һәм аны җыеп - туплап, халыкка җиткерү эшендә көчләрен куйган кешеләргә чиксез рәхмәтен белдерде. Шушы эшне дәвам итү, бердәм эшләү максатыннан җәмгыятнең җитәкчесе итеп Маннапов Ромель Зөфәр улы бертавыштан сайланды. Алга таба эшләү өчен чаралар планы төзелде.