Күргәзмә "Милләт баганасы"
Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан Үзәк китапханәдә "Милләт баганасы" исемле күргәзмә оештырылды.
Роберт Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта. 1956—1961 еллар да Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә була, бер ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963—1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. Р. Батулла ун елга якын башта Казан Курчак театрында, соңыннан Казан культура институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була. 1977—1979 елларда ул Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлап кайткач, театр училищесында укыта.
Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары, инсценировкалары, бер пәрдәле пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. «Куян баласы Наян» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970), «Үлемсез егет» (1969), «Тычкан баласы Чикыл» (1970), «Йолдызлар һаман исән» (1969), «Гөлчәһрә» (1972), «Ташсуар патша» (1972), «Карачкы Каратай» (1972) кебек повесть-әкиятләре Р. Батулланың әкият жанрында уңышлы ижади эзләнүләренә мисал була алалар.
Р. Батулла кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне психологик планда сурәтләгән хикәяләр һәм юмор-сатира әсәрләре авторы буларак та билгеле. Аның мондый төр әсәрләре «Уйларымны кеше белсен» һәм «Ташламам, җанкисәгем» исемле җыентыкларында тупланган.
Әдип эшчәнлегенең тагын бер өлкәсе — драматургия. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай») пьесалары, Казаннан тыш, Донецк, Саратов, Кемерово, Барнаул кебек шәһәрләрнең курчак театры сәхнәләрендә куела. Атаклы Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана. Җитмешенче еллардан башлап Р. Батулла өлкәннәр сәхнәсенә игътибарын юнәлтә. 1973—1974 ел театр сезонында аның берьюлы ике пьесасы— «Уйлар узгач» музыкаль комедиясе (Республика драма һәм комедия театры) һәм «Өчәү юлга чыктык» драмасы (Татар дәүләт академия театры) сәхнәгә куела. Гаиләдә бала тәрбиясенә кагылышлы драматик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елдан Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй» пьесасы исә драматургның зур уңышы итеп бәяләнә. Бу пьеса сиксәненче елларда илебезнең башка милләт театры сәхнәләрендә дә күп мәртәбәләр уйнала.
1985 елда.Р. Батуллага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.