"Мәһәббәт алиһәсе".
Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты, опера җырчысы Венера Шәрипованың тууына 95 ел. Шул уңайдан үзәк китапханәдә күргәзмәдә оештырылды.
Венера Гәрәй кызы Шәрипова, (1927— 1989) — җырчы (лирик-колоратур сопрано), Татарстан АССР (1964), РСФСР (1970) халык артисты. 1927 елның 27 декабрендә Үзбәкстан ССР Сөрхандәрья өлкәсе Ширабад кышлагында туган. Кызыл командир булган әтисе Гәрәй чыгышы белән Әгерҗе районы Уразай авылыннан, әнисе Маһирә Чүпрәле районы Мунчалы авылыннан. 1930 елларда гаилә Казанга кайта, соңрак Литва ССР Клайпеда шәһәренә барып урнаша. Эчке эшләр идарәсендә эшләгән әтисе хезмәт вакытында һәлак була, ресторан директоры булган әнисен төрмәгә утырталар.
1943 елда Венера Казанда мәктәпне тәмамлап, Казан музыка училищесынә (Е.Г. Ковелькова классы) укырга керә. Анда бер ел укыгач, Мәскәүгә китә, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең татар студиясен (Е.В. Торшилова-Серебровская курсы) тәмамлый.
• 1950-1972 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.
• 1972-1989 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең лекторий бүлегендә эшли.
• 1981-1989 елларда үз бригадасы белән ССРБ шәһәрләре буенча (Мәскәү, Ленинград, Рига, Сембер, Свердловск, Горький, Яр Чаллы һ.б.) гастрольләрдә йөри.
Опера һәм балет театрында 30дан артык төп партияне җырлый. Беренче (1950, Яшел Үзән шәһәрендә гастрольдә вакытта) һәм соңгы (1972, Владимир Атлантов белән бергә) башкарган төп партиясе — Джакомо Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсында Чио-Чио-сан ариясе.
• Алтынчәч — «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов
• Сәрвәр — «Башмагым» Нәҗип Җиһанов
• Гөлйөзем — «Наёмщик» Салих Сәйдәшев
• Сусылу — «Түләк һәм Сусылу» Нәҗип Җиһанов
• Татьяна — «Евгений Онегин» П.И. Чайковский
• Маргарита — «Фауст» Шарль Гуно
• Иоланта — «Иоланта» П.И. Чайковский
• Чио-Чио-сан — «Мадам Баттерфляй» Джакомо Пуччини
• Виолетта — «Травиата» Джузеппе Верди
• Мюзетта — «Богема» Джакомо Пуччини
1956 Татарстан АССР атказанган артисты
1964 Татарстан АССР халык артисты
1970 РСФСР халык артисты
«Хөрмәт билгесе» ордены 📖