Центральная библиотека

"Күңелемдә милләт язмышы". Язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу.

Бүген, 9нчы декабрь көнне, Әгерҗе шәһәренең үзәк китапханәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, популяр язучы, публицист Фәүзия ханым Бәйрәмова белән очрашу булды. Фәүзия Бәйрәмова 50дән артык китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе. Ул татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, татарлар иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле яшәгән урыннарда булып, халыкка шуны әсәрләре, документаль хезмәтләре аша җиткерә.
Бүгенге чарага районыбызның язучылары, китапханәчеләр, укытучылар, актив китап укучылар - аның иҗатын яратучылар җыелды. Язучы килгән кунак ларны кыскача иҗаты белән таныштырды, әсәрләренең язылу тарихын сөйләде, сорауларга бик теләп җавап бирде. Китап укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы бүлекчәсе җитәкчесе Вәсилә ханым Хәкимова Фәүзия Бәйрәмованың милләт өчен, халык өчен борчылып яшәвен ассызыклады. Алга таба да милләтпәрвар олы шәхес булып, яңа иҗади уңышлар теләде. Кичәдә катнашучылар Фәүзия ханымга соклануларын, олы хөрмәтләрен, рәхмәтләрен белдерделәр. Фәүзия ханымның килгән кунаклар белән җылы аралашуы, аның гади сөйләме елатты да, уйланырга да мәҗбүр итте. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде дигән теләкләктә калды һәркем.