Центральная библиотека

Әниемнең җылы кочагы

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни.. Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. 24нче ноябрь көнне дә Үзәк китапханәдә "Әниемнең җылы кочагы" исемле әдәби-музыкаль чара үтте. Бәйрәмнең кунаклары, әлбәттә, Әниләр булды. Аларны котлап, Зәбидә Бәшәрова шигырьләрен, җырларын бүләк итте. Хатын-кызларга матур, үзенчәлекле итеп яулык бәйләү серләренә өйрәтте. Кичәне Александр Гущин дәртле җырлары белән тагын да җанландырып җибәрде. Кичәдә хөрмәтле әниләр бүләкләргә дә лаек булды. Спонсор Эльза Моисеева ("Особый случай", мастерская подарков) оештырган "Иң бәхетле әни" призына Зөлфия Шәмсетдинова ия булды. Ә Зәбидә ханым килгән барлык кунакларга бассейнга сертификат тапшырды. Әниләргә булган хөрмәт, ярату хисләрен җиткереп, яңа чыккан "Алда әле тагын язлар" китабыннан Рушания Байтимерова үзенең күңел түреннән чыккан шигырьләрен укыды. Чара чәй өстәле артында җыр-биюләр белән күңелле дәвам итте. Чулпан Нурмөхәммәтова әниләргә багышланган моңлы җырларын бүләк итте. Һәрбер чыгышта әниләребезгә булган җылы сүзләр, матур теләкләр яңгырады. Чарага килгән барлык әниләр дә бәхетле, шат, күтәренке күңел, рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.

Дөньядагы барлык Әниләргә дә җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер насыйп итсен!