Центральная библиотека

"Алда әле тагын язлар"китабын тәкъдим итү кичәсе

16нчы ноябрь көнне шагыйрә, "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, китапханәче Рушания Байтимерованың "Алда әле тагын язлар" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә аның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, аның иҗатын яратучылар килгән иде. Чарада аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды, шигырьләре укылды, истәлекләр сөйләнде. Барлык катнашучылар да Рушания ханымның хезмәтенә, иҗатына югары бәя бирделәр. Дуслары, якыннары үзләренең җылы хисләре белән уртаклаштылар.

📖Рушания Вәли кызы Байтимерова - Арсланова 1957нче елның 29нчы июлендә Актаныш районы Яңа Богады авылында туып- үсә. Урта мәктәпне туган авылында тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният институтының китапханәчеләр факультетында белем ала. Хезмәт юлын Әгерҗе үзәк китапханәсендә башлый һәм бар гомерен яраткан эшенә багышлый. Районның "Күңел чишмәләре" әдәби - иҗат берләшмәсенә нигез сала. Районда татар хатын - кызларының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе була. Китапханә каршында эшләп килүче "Тынгысыз йөрәкләр" клубын җитәкли. "Таҗи Гыйззәт" исемендәге бүләк иясе. 2012 елда аның "Гомер көземдә язым" исемле беренче китабы дөнья күрә. 2022 елда "Алда әле тагын язлар" исемле җыентыгы басылып чыга. Әлеге китапка аның шигырьләре, әдәби язмалар, нәсерләр, кыска сценарийлар, тормыштан алынган кызык вакыйгалар тупланган.

Эчкерсез, ихлас күңелдән әзерләнгән кичә җылы тәэсирләр калдырды һәм яңа иҗат дәрте өстәде.