Центральная библиотека

Күренекле журналист һәм язучы Харис Закировка 80 яшь

Күренекле журналист һәм язучы, Татарстанның атказанган хезмәткәре Харис Миннәхмәт улы Закировка 80 яшь.
Шул максаттан, үзәк китапханәдә аңа багышланган күргәзмә оештырылды. Китап укучылар Харис Закировның төрле елларда басылган китаплары, мәкаләләре белән таныштылар.
Харис Закиров 1942нче елның 15нче ноябрендә Әгерҗе районы Иске Аккуҗа авылында Шәмсебану һәм Миннәхмәт Закировлар гаиләсендә дөньяга килә. Өч авылдагы – Иске Аккуҗа, Көчек, Иж - Бубыйдагы мәктәпләрдә укып, урта белем ала. Казан авыл хуҗалыгы
техникумын (1964), Казан дәүләт университетын (1973) тәмамлый. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге
әгъзасы, 40 елга якын Татарстанда нәшер ителгән газеталарда журналист хезмәтен башкара. 2000 елда аның “ Керпе мыегы”, 2008 елда “Әрәмәдә карама” исемле повесть һәм хикәяләр җыентыклары басыла. 2012 елда “Иж буенда өч авыл” исемле тарихи китабы белән авылдашларына бүләк ясады.
Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен 1998 елда “Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә, 2002 елда “Мәгарифтәге
казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булган Харис Миннәхмәт улы бүгенге көндә дә иҗат белән актив шөгыльләнә.