День Республики Татарстан
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел.
Татарстан Конституциясе – республикабызның төп Законы. Ул биредә яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. Шул вакыттан башлап 6 нчы ноябрь һәр ел саен бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан атна буе «Язылган законнар нигезендә» исемле күргәзмә эшләде. Китап укучылар күргәзмә белән таныштылар һәм Татарстан турында шигырьләр тыңладылар.