Центральная библиотека

Ләбиб Айтуганов- күпкырлы шәхес

24 нче октябрь - якташыбыз ЛӘБИБ АЙТУГАНОВНЫҢ туган көне.

Шул максаттан, үзәк китапханәдә "Туган ягым әдибе Ләбиб Айтуганов - күпкырлы шәхес" күргәзмәсе оештырылды. Аның җырлары китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.

📖 Ләбиб Кәрам улы Айтуганов (1935- 1964) — татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор.

Ул 1935 елның 24 октябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында бишенче бала булып туа. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле бала була, 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана – шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3 курста укыганда ук Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та тик ятмый – авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри. 1959нчы елда институтны Кызыл дипломга тәмамлый һәм әдәби-музыкаль мөхәррир вазыйфаларын башкара. Ләбиб Айтуганов радиода озак эшләми: 1964нче елның 24нче апрелендә авыру аның гомерен өзә.

Ләбиб Айтуганов — бүгенге заман кешесенә үрнәк булырлык шәхес. Ул беркайчан да эшсез ятмый, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.

Кызы - Миләүшә Айтуганова — журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.

1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер. 2017 елның апреленнән «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры.

Ләбиб Айтугановның танылган җырлары:

• «Язлар җитсә» (Исмай Шәмсетдинов)

• «Юллар» (Әхмәт Ерикәй)

• «Төнбоек» (Илдар Юзеев)

• «Карлыганым, бөрлегәнем» (Илдар Юзеев)

• «Безнең күңелләр» (Р. Гарипов)

• «Башыңдагы шәлъяулыгың» (Х. Мәхмүтов)

• «Белсәң иде» (Сибгат Хәким) һ. б.