"Тормышыбыз бизәге Сез!"
Өлкәннәрнең күңеле якты була,
Бер сөйләшсәң - җаннар бушана.
Олы кеше бит ул гел башкача
Акыл белән карый дөньяга.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үзәк китапханәдә "Тормышыбыз бизәге Сез" исемле чара үтте. Ул китапханәдә эшләп чыкан өлкәннәребез, актив китап укучыларыбыз, "Тынгысыз йөрәкләр" клубына йөрүчеләр өчен оештырылды. Кичә котлау сүзләре, җыр - биюләр, уеннар белән үрелеп барды. "Көмеш телле гармун" ансамбле җитәкчесе Марат Муллахмәтовның баянда өздереп уйнавы кичәгә тагын да ямь өстәде. Наилә Муллахмәтованың моңлы җырлары көчле алкышларга күмелде. Китапханә хезмәткәрләре оештырган викторина, бәйгеләрдә барлык кунаклар да актив катнаштылар. Өлкәннәрнең кул эшләреннән оештырылган күргәзмә кызыксыну уятты. Бәйрәм мул өстәл артында истәлекләр белән уртаклашу, кызыклы сөйләшүләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне уку белән дәвам итте. Чарада катнашучылар китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.🍂🍂🍂