Центральная библиотека

Мастер - класс "Калфак тегү серләре"

Калфак - татар хатын -кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә китерүче үзенчәлекле сәнгать сере. 18-19нчы гасыр белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Бүгенге көннәрдә исә, калфаклар нәфис җепләр, энҗе - мәрҗәннәр белән беррәттән, сәйләннәр белән чигелә.
Шул максаттан, бүген Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбе укучыларына калфак тегү буенча китапханә хезмәткәрләре тарафыннан остаханә оештырылды. Алар башта калфак турында мәгълүмат алдылар, "Энҗе - мәрҗән калфагым" күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар калфак тегү серләренә төшенделәр, аны матур итеп бизәргә өйрәнделәр. Әлеге чара барлык укучыларның күңеленә хуш килде.
Чарада катнашкан укучыларга, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Татар халкының күңел җәүһәрләрен саклау, яшь буынга милли гореф-гадәтләрне таныту, мәдәниятне үстерү өстендәге бердәм эш дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.