Сөмбелә бәйрәме
Алтын көзнең кояшлы матур бер көнендә Әгерҗе үзәк китапханәсенә көз чибәре Сөмбелә килде. 4нче шәһәр мәктәбе укучылары татар теле укытучылары белән берлектә бу бәйрәмгә зур дәрт белән ашкынып килделәр. Бәйрәмчә бизәлгән залда искиткеч бай көзге байлыкны күреп кунакларның исләре китте. Ниләр генә юк иде бу күргәзмәдә : бакча, урман җимешләре дә, төрле яшелчәләр дә, уттай янып пешкән миләш, балан тәлгәшләре дә, төрледән-төрле күзнең явын алырлык чәчәкләр дә.
Кичәне матур итеп башлап җибәрүгә ишек шакыдылар. Хат ташучы кереп зур конверт белән хат тапшырып чыгып китте. Бәйрәмгә котлау килде дип сөенергә дә өлгермәделәр, хатның беренче юллары ук кәефне бозып җибәрде. Хат ерактан, карурманнан - Шүрәледән иде. Сөмбеләне җибәрмим мин, үземә генә күңелсез дигән. Инде нишләргә диеп аптырап торган чакта, җитез генә итеп Батыр йөгереп чыкты һәм Сөмбеләне коткарып алып килергә вәгъдә итте. Ул урман буйлап җырлый-җырлый адашып буталып йөрде дә, ярдәмгә дусларын чакырды. Очрашуга килгән балалар бик теләп аңа ярдәм иттеләр. Көз турында матур шигырьләр сөйләделәр, Уңыш бабайның кәрзиненә тутырган җиләк-җимеш яшелчәләрне аерып, татарча исемнәрен атап үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Шүрәлене Батыр эзләп табып алып килде. Ул, минем сынауларымны үти алсагыз, Сөмбеләне кайтарам дип сүз бирде. Балалар Шүрәле белән уенга чыктылар, аның биремнәрен үтәделәр.
Шүрәле сүзендә торды, Сөмбеләне алып килде. Чәчәк кебек Сөмбелә залга килеп кергәч, балалар бик сөенделәр. Уен-җыр, табышмаклар, шигырьләр, көз турында әйтемнәр, сынамышлар дәвам итте. Балалар Сөмбеләгә үз куллары белән ясаган көзге чәчәкләр бәйләмен, миләш-балан сәйләннәрен бүләк иттеләр. Сөмбелә дә җавапсыз калмады, бүләкләр өләште.
🌸 Көзге муллык бәйрәме бик күңелле узды.