Очрашу
Бүген Көчек урта мәктәбендә җылы, күңелләрдә калырлык очрашу кичәсе үтте. Безгә кунакка "Соңгы яфрак" китабы авторы Чулпан Әхмәт килде. Язучы белән эчкерсез әңгәмә укучылар чыгышы, төрле ситуатив биремнәр башкару , китаптан өзекләр уку белән үрелеп барды. Әлеге чарада 9 нчы сыйныф укучылары, татар теленнән район олимпиадасы призерлары катнашты. Бу очрашу күңелләрдә озак сакланыр. Язучы белән очрашу шатлыгын бүләк иткән авылдашыбыз Чулпан Рәвилевнага чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.