Центральная библиотека

Габдулла Тукай

Бүген татар дөньясында зур бәйрәм- Тукай һәм Шигърият көне! 26 апрель Бөек Тукаебыз туган көн! Һәр елны бу көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре "Тукайны укыйбыз" акциясе уздыра. Шәһәребезнең төрле оешмаларына кереп, парк, скверларга, үзәк урамнарга чыгып төрле телләрдә Тукайның шигырьләрен укыталар. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Бу бик сөенечле гамәл. Кадерле дуслар, туган телебезне, Тукаебызны онытмыйк! Бәйрәм белән!