Бар дөньяны кочып сөяр идем
“Мин бу китабымны 6 ел яздым. Ә аны яза башлау тарихы әтием вафат булган елларга ук барып тоташа. Газиз кешемне сагынудан туган хисләремне дәфтәр битләренә төшергән идем ул чакта. Әнием дә безне калдырып киткәч аны кабат алып укыдым да, китап язарга уйладым. Быел әниемнең вафатына 7, әтиемнекенә 31 ел була. Чынбарлыкка таянып язылган китабым алар рухына дога булып барып ирешсен иде”....
Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәре, районыбызның “Күңел чишмәләре” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, “Ак калфак” оешмасы әгъзасе, каләм остасы Чулпан Нурмөхәммәтованың туган Көчек авылы мәдәният йортында “Соңгы яфрак” дип аталган тәүге китабын тәкъдим итү кичәсендә әйткән сүзләре бу.
“Соңгы яфрак” дип аталган китапка авторның шул исемдәге повесте һәм дүрт хикәясе кергән. Бераз алгарак китеп, шунысын әйтү кирәк: “бер тында укыла” дип нәкъ шушындый китап турында әйтәләрдер. Чөнки укый башлагач, аннан аерылу мөмкин түгел. Кичәдә катнашучылар тарафыннан да еш яңгырады бу фикер: “Иртәнгә кадәр укыдым”, “Елый-елый укыдым”, “Әллә ничә кат укыдым”....
Тәкъдим итү кичәсендә сүз, нигездә, китапта урын алган күләмле әсәр – шушы исемдәге повесть турында барды. Автор анда ярату, сагыш-хәсрәтләргә күмелеп яшәүче гади авыл хатыны Гөлзирәнең катлаулы да, бәхетле мизгелләре дә күп булган сикәлтәле тормыш юлын сурәтли. Төгәлрәк итеп әйткәндә, әсәрдә ике пар – Шамил-Гөлзирә, Вәли-Саимәнең язмышы үрелеп бирелә. Гаилә тормышында аларның һәркайсы үзенчә бәхетле булса да, язмыш сынаулары бертөсле: Гөлзирә белән Саимә икесе дә бик яшьләй тол калалар. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр вакыйгалар үзәк өзгеч итеп тасвирлана. Укыганда геройлар белән бергә елыйсың, хатын-кыз язмышы, яшәү мәгънәсе, ачы югалтулар, иман, игелек кебек кыйммәтләр турында уйланасың...
Повесть “...Алмагач яфракларын бик иртә койды. Соңгы каралып беткән яфрагы асылынып торды да өзелеп төште. Җиргә алтмыш тапкыр язлар, алтмыш тапкыр җәйләр килеп китте. Ә бу алтмышынчы көз Гөлзирә өчен соңгы көз иде” дип тәмамлана. Әсәрнең исеме дә шушы соңгы җөмләгә барып тоташа...
Иманым камил: тәкъдим итү кичәсеннән соң китапны күпләр тагын бер кат укып чыкканнардыр. Ә бу көнне кичәдә катнашучылар әсәрдәге геройларның кайберләрен сәхнәдә күрү бәхетенә дә ирештеләр.
– Мин бертуган Чулпан, Динара, Равиләнең әтиләре Равилнең бертуган апасы Рәвия булам, – дип башлады үз чыгышын гомеренең 42 елын туган Көчек мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле мәгариф ветераны Рәвия Әхмәтова (китапта ул Гөлсем апаның олы кызы). Әсәрдәге Гөлзирә – ул шушы кызларның әниләре, безнең киленебез Нәзирә. Чулпан аны китапта шуның кадәр дөрес итеп тасвирлый алган. Нәзирә тормышта да ачык күңелле, бик тырыш, уңган-булган иде. Энем белән парлы тормышлары гына озын гомерле булмады...
– Нәселебезне зурлап китапта күрсәтүең өчен ихлас рәхмәт. Безнең буын вәкилләре белән бәйләп язардай вакыйгалар күп әле. Шуңа күрә без киләчәктә синнән тагын шундый матур әсәрләр көтеп калабыз, – диде Нәзирә апаның бертуган сеңлесе Сәлимә Гатауллина (китапта – Саимә).
Сәхнәгә чыккан әсәр геройларының һәркайсы авторга ихлас хөрмәт, тирән ярату хисләрен җиткерергә ашыкты.
– Апа, булганың өчен рәхмәт. Син – безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, газиз туган ягыбыз белән бәйләүчебез. Сагынып, яратып яшибез, горурланабыз... Монысы – Казанда яшәүче сеңлесе Динара (китапта – Динә) әйткән сүзләр. Чыгышының матур дәвамы буларак, бертуган Чулпан, Динара, Равилә (әсәрдә – Гөлшаһидә) башкаруындагы “Апа-сеңел” җыры яңгырады. Ул тормышның дәвам итүенә ишарәләп, кичәнең шушы өлешенә матур да, мәгънәле дә нокта куйды...
Нәселегезгә, авылыбызга һәйкәл куйдың...
Кичәдә яңгыраган җырлар да, туган як, ата-ана хакы, яшәү мәгънәсе хакында булып, аның эчтәлеген тагын да баетты. Сәхнәгә бик күпләр күтәрелделәр бу көнне: авторның гаиләсе, якыннары, хезмәттәшләре, туганнары, иҗатташлары, сыйныфташлары, дуслары, авылдашлары... Аларның һәркайсының фикерен аерым җиткермәсәк тә, шунысы бәхәссез: аның иҗатын, үзен, гаиләсен ихлас хөрмәт итүчеләр җыелган иде бирегә. “Бу әсәрең белән син нәселегезгә, туган авылыбызга һәйкәл куйдың”, “Син – авылыбызның Чулпан йолдызы”, “Авылыбызга кабат матур әдәбиятны алып кайтучы” кебек фикерләрнең дәвамы буларак, ахырда тулы зал авторны аягурә басып алкышлады. Каләм иясен гөл-чәчәкләргә күмделәр, матур теләкләргә төрделәр.
Китабы кебек, кичә дә бер тында узып китте. Ул милләттәшләребезнең басма әсәрләргә битараф булмавын күрсәтүе белән дә кадерле. Моның өчен, авторның үзе әйтмешли, әсәрнең “кеше күңеленә барып җитәрлек булуы” гына кирәк.
Ххх
Чара башланыр алдыннан район башлыгы Азат Вәлиев Чулпан Нурмөхәммәтованы тәүге китабы чыгу уңаеннан ихлас котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләме тапшырды. Кичә барышында китап авторына район мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
--