Центральная библиотека

Фазыл Шәехның тууына 85 ел

19 март -күренекле якташыбыз, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Фердинанд Галиәскәр улы Шәеховның(Фазыл Шәех) тууына 85 ел.
Районыбызның Иске Кызылъяр авылында дөньяга килгән, халкыбыз өчен бик күп шигырьләр, җырлар калдырган, милләтебез өчен янып-көеп яшәгән Фазыл Шәех истәлегенә үзәк китапханәдә "Туган якның бер талы" исемле әдәби-музыкаль күргәзмә оештырылды. Китап укучылар хозурына аның китаплары, истәлекләре, аның турында матбугат битләрендә басылган язмалар тәкъдим ителде.
Шагыйрь исән вакытта Әгержедә булган очрашуның видеоязмасы бигрәк тә зур кызыксыну уятты.
Түбәндә шул кичәдән өзекләрне карарга мөмкин.
Тулы килеш күрәсе килүче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.