Центральная библиотека

80 лет- Рагде Фатыховичу Халитову

80 лет - Заслуженному деятелю искусств  РФ, РТ, Рагде Фатыховичу Халитову. 

Сердечно поздравляем знаменитого земляка, профессора музыки, органолога, замечательного педагога Рагде Фатыховича Халитова с прекрасным юбилеем! Желаем крепкого здоровья, семейного благополучия, творческих успехов и благодарных учеников и зрителей!

   Күренекле якташыбыз, музыка профессоры, оста баянчы, органолог, татар  халык музыка коралларын барлаучы, аларга яңа сулыш бирүче Рәгъде Фатих улы Халитовны күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз!

  17 февраль - аның туган көнендә китапханәбездә "Музыкалы гомер" исемле китап күргәзмәсе эшли. Анда Рәгъде Халитовның тормышы һәм иҗаты турында язмалар, фоторәсемнәр урын алган. Китапханәче Рушания Байтимерова  китап укучыларны күргәзмә белән таныштырды.

 Бу көнне китапханәдә Рәгъде Фатих улы тарафыннан башкарылган музыкаль язмалар, аның күренекле җырчыларга баянда уйнаган көйләре яңгырап торды. Китап укучылар бик тәэсирләнеп бу аудио язмаларны тыңладылар.