Центральная библиотека

"Кыш бабай чанасы"

Әгерҗе үзәк китапханәсе яраткан китап укучыларын кышкы ялларда күңелле кичәләре белән сөендереп кенә тора. Бүген чираттагысын "Кыш бабай чанасы" исемле әкият- тамашасын тәкъдим итте. Шүрәле белән Су анасы Кыш бабайның чанасын урлап, тирләп- пешеп бәйрәмгә килеп керделәр. Күчтәнәчләр,  бүләкләр, уеннар, табышмаклар, җырлар, шигырьләр белән тутырылган тылсымлы чана кунакларга бик ошады. Рәхәтләнеп уйнап, шигырьләр сөйләп өлкәннәр балачакларына кайттылар, сабыйлар рәхәтләнеп уйнадылар. Ә  Шүрәле белән Су анасы, чананы кире  Кыш бабайга тапшырырга киттеләр.  Әлеге тамашадан Сезгә дә фотолар тәкъдим итәбез. Безнең белән булыгыз, кадерле дуслар!