Халыкара инвалидлар көне
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.
Бүген Әгерҗе үзәк китапханәсендә нәкъ менә шундый көчле рухлы кешеләр белән "Яхшылык белән бер-беребезгә ярдәм итик" исемле очрашу булды. Кечкенә генә әңгәмә барышында туган як язучылары белән танышып, аларның шигырьләрен укыдык, "Бөртекләп җыелган гомер" исемле күргәзмәдәге физик мөмкинлекләре чикләнгән язучылар белән таныштырдык. Төрле кызыклы сорауларга җаваплар биреп, ял итеп китте кунакларыбыз. "Сәламәт булыгыз, төшенкелеккә бирелми яшәгез!" - дип матур теләкләрен җиткерде "Өмет" социаль үзәге бүлек мөдире Гөлшат Фәрит кызы Таҗиева.