Дуслык күпере
16 нчы октябрь көнне Әгерҗе районында Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары делегациясе кунакта булды. Иж-Бубый авыл музеенда, "Нур" мәдрәсәсендәге экскурсияләрдән соң, алар белән Әгерҗе үзәк китапханәсендә очрашу узды. Матур итеп бизәлгән уку залында "Ак калфак остаханәсе" исемле күргәзмә янында уунакларыбызны Әгерҗе "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гөлия Закирова сәламләде. 4 нче мәктәп укучылары "Әссәләмәгәлейкүм" җырын башкардылар. Районыбызның кечкенә артисты Данил Закиров "Мин татар малае" исемле шигырь сөйләде. Алга таба Ижау кунакларына сүз бирелде. Алар безгә "Килен чәе" йоласын күрсәттеләр. Бриллиант Абдрахманова җитәкчелендәге кызлар бик матур итеп җырлап-биеп тамаша ясадылар. Китапханәче Чулпан Нурмөхәмәтованың җыры барыбызны да сокландырды. Кичә, бер-беребезгә истәлек бүләкләре тапшыру һәм изге теләкләр белән тәмамланды.