Таҗи Гыйззәтнең тууына 126 ел
Һәр ел саен 15 сентябрьдә күренекле якташыбыз, татар совет драматургиясе классигы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтовның туган көнендә төрле чаралар уздырыла. Быел аның тууына 126 ел тулуга багышлап Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 3нче шәһәр мәктәбе укучылары белән очрашуга бардылар. Әдипнең һәйкәле янында аны хөрмәтләп искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Шушы мәктәпнең Таҗи Гыйззәт музее җитәкчесе Илзидә Герасимова драматургның тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды. Китапханәче Рушания Байтимерова үзенең чыгышында якташыбызның безнең төбәк өчен зур горурлык булуын, аны онытырга тиеш түгеллегебезне ассызыклады.
Бу көнне үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә оештырылган “Гыйззәтле Әгерҗе” исемле китап күргәзмәсен дә китап укучылар бик кызыксынып карадылар. Китапларга күзәтү атна буе дәвам итәчәк.
Хөрмәтле китап сөюче, иҗатны яратучы укучыларыбыз сезне китапханәдә көтеп калабыз!