Центральная библиотека

"Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы

4 сентябрь көнне "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын- кызларының Әгерҗедәге бүлекчәсе чираттагы утырышын данлыклы Иж-Бубый авылында уздырды. Башта яңа ачылган авыл тарихы музеенда булып, андагы бай материалларга, матурлыкка сокланып, музей хезмәткәрләре Нурия Раиф кызы, Алсу Фоат кызының шулкадәр җылы итеп каршы алуларына, бай тарихны яттан искиткеч итеп сөйләүләренә шаккатып, әле белеп бетермәгән бик күп тарихи истәлеләр белән  кайттык. Зур рәхмәт аларга. 
Очрашу Иж-Бубый авыл китапханәсендә дәвам итте. Китапханәче Рәфисә Мусина да безне бик матур каршы алды. Китапханәнең чисталыгы, бөтен җирдә тәртип, тематикалап ясалган китап күргәзмәләре, әдәби почмаклар, керү белән, үзенә җәлеп итә. Әңгәмә түгәрәк өстәл артында дәвам итте. "Ак калфак" җитәкчесе Гөлия Хәмит кызы алдагы планнар белән таныштырды, үткәннәренә йомгак ясады. Әгерҗедәге "Таҗи Гыйззәт музее" җитәкчесе Илзидә Шамил кызы якташыбыз, совет драматургиясенә нигез салучы, актер, режессер, 37 драма әсәре язган Таҗи Гыйззәт эшчәнлегенә, иҗатына, тормышына тукталды. Музей эше белән таныштырды.