Центральная библиотека

Дөньякүләм белем тикшерү акциясе

10 сентябрь көнне Әгерҗе үзәк китапханәсендә «Татарча диктант яз»дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан уздырылды.Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның истәлекләреннән алынган өзек буенча яздылар.