Центральная библиотека

Әгерҗедә бәйрәм

"Әгерҗекәй! Туган яккаем!"- менә шулай назлап, кадерләп язылган күпме шигырьләре бар безнең туган як шагыйрьләребезнең. Бүген Әгерҗебездә бәйрәм! Шәһәр көне. Барлык китап сөюче дусларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Интернет челтәрләрендә 2016 елда урнаштырылган "Әгерҗем- йөрәк җырым" видеоязмасыннан өзек тәкъдим итәбез. Китапханәбезнең туган якны өйрәнү секторында Әгерҗебезгә багышланган бик бай материаллар тупланган, "Әгерҗе -Татарстанга тәрәзә"исемле күргәзмә эшли. Рәхим итегез!