Җәйге лагерьда очрашу
Районыбызның Ак калфак оешмасы һәм үзәк китапханә каршында эшләп килүче Күңел чишмәләре әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары 1 нче санлы гимназиядә лагерьга йөрүче балалар белән очрашу уздырды. - Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү. Бу юнәлештә "Ак калфак" бүлекчәләрендә ел дәвамында төрле чаралар уздырабыз, - дип җиткерде Ак калфак оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Закирова татар милләтеннән булган балаларга. Күңел чишмәләре әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова балаларны якташ язучы, шагыйрьләребез белән таныштырды, ә актив иҗат кешесе Рушания Байтимерова үз иҗатыннан шигырьләр укыды. Лагерь балалары очрашу барышында милли уеннарда катнашты, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез турында фикер алышты. Милләтебезне яшәтү, аның кыйммәтләрен киләчәк буынга тапшыру өчен бүген кем дә булса күркәм гамәл кыла икән, бу сөенечле хәл. Барыбыз да бергә, бердәм булыйк, милләттәшләр