"Язлар белән безгә Тукай килә"
Бүген район мәдәният сараенда "Язлар белән безгә Тукай килә" дип исемләнгән бәйрәм үтте. Чара Бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды. Фойеда кичәгә килүчеләрне Г. Тукай геройлары - Су анасы, Акбай, Яз, Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк каршы алдылар. Укучылар үзәк китапханә һәм балалар китапханәсе әзерләгән сорауларга җавап бирделәр, мастер-класста катнаштылар, "Түбәтәй" уены уйнадылар. Бәйрәмнең икенче өлеше "Тукай оныклары" - балалар чыгышы, "Күңел чишмәләре" әгъзаларының матур шигырьләре белән үрелеп барды. Баязит Ахуновның, Дилә Шәйхетдинованың, Ләйсән Тимуршинаның, Сөмбел Шәйхетдинованың моңлы җырлары, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының, район мәдәният йортының "We dance» бию коллективы, балалар җыр ансамбленең чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.