Акция "Тукайны укыйбыз"
Бүген 26 апрель, бүген татар дөньясында Туган тел, Шигърият, Тукай бәйрәме. Шул уңайдан Әгерҗе үзәк китапханәсе бәйрәм иртәсен "Тукайны укыйбыз" акциясе белән башлап җибәрде. Шәһәр урамнарында, оешмаларда Тукай шигырьләрен бик яратып укыдылар. Һәр ел саен Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гаскәр улы Гатауллин традиция буенча хезмәттәшләрен җыеп, матур итеп Г. Тукайның шигырьләрен укый, "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә дә безне бик җылы каршы алалар. Акцияне бик яратып кабул итәләр.