Центральная библиотека

Көлке көне. День смеха

 1 апрель - Көлке көне

   Сезнең барыгызны да Халыкара көлке көне белән тәбрик итәбез! 1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. Көлү кешеләрдә уңай хис-тойгылар уята, гомерләрне озайта. Тикмәгә генә халыкта “Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез” дип әйтмиләр бит. Хәзер дә Россиядә бу бәйрәмне яраталар. “Юмор һәм көлүнең башкаласы” дип Одесса шәһәрен саныйлар. Анда ел саен 1 апрельдә Юморина бәйрәмен үткәрәләр. Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган. Тормышта гел елмаеп-көлеп кенә дә яшәп булмый. Шулай да юмор хисе, шаяру-көлү яшәүне ямьләндерә. Халык авыз иҗатында да, шагыйрьләребез, язучыларыбыз әсәрләрендә дә юморга урын аз бирелми. Сөекле шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил шигырьләрендә, Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Туфан Миңнуллин һәм башка олугларыбыз иҗатларында да көлкеле хәлләр, кызыклар, шаян шигырьләр күп. Кадерле китап укучыларыбыз! Әгерҗе үзәк китапханәсендә татар һәм рус телләрендә Көлке көненә багышланган китап күргәзмәсе эшли. Биредә халык авыз иҗаты әсәрләре, авторларның юмор китаплары, көлкеле рәсемнәр, мәзәкләр урын алган. Көлеп күңелегезне күтәрергә уйласагыз, безгә рәхим итегез! Сезнең игътибарга китапханә архивыннан алынган көлкеле манзараларның видеоҗыелмасын тәкъдим итәбез! Рәхәтләнеп көлегез!