Центральная библиотека

Нәүрүз бәйрәме

Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Нәүрүз» бәйрәмен быел тагын да күңеллерәк итеп үткәрделәр. Әкияти музыкаль тамаша яз кызлары биюе белән башланып ките. Яз кызлары март, апрель, май Нәүрүзбикәне алып килгәч, Кыш бабай белән кыш малайлары декабрь, гыйнвар, февраль: «Китмибез! « — диеп бәхәсләшеп алдылар, ярышларда көч сынаштылар, уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Бәйрәмебез белән котлап балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары, кечкенә дусларыбызның шигырьләре, җырлары ямь өстәде. Кунакларыбызны,шәһәр мәктәбе укытучыларын,балалар бакчасы тәрбиячеләрен,кечкенә дусларыбызны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова бәйрәм белән котлап рәхмәт сүзләрен  җиткерде.Бәйрәм,саф һавада казанда пешкән, дуслык боткасы белән сыйланып дәвам итте.