Центральная библиотека

3 март - Бөтендөнья язучылыр көне

3 нче март бөтендөнья халыкара язучылар көне! Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр – ЯЗУЧЫЛАР! Язучылык – гомер буе өйрәнә торган профессия. Кемдер балачактан ук каләм чарлый, ә кемдер олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була. Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләүче "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларын, районыбызның язучы - шагыйрьләрен әлеге бәйрәм белән котлап, иҗади уңышлар телибез! Китапханәбездә татар, рус һәм якташ язучыларыбызга багышланган китап күргәзмәләре эшли. Рәхим итегез!