Муса Җәлилнең тууына 115 ел.
Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган чаралар Әгерҗе үзәк китапханәсендә җылы очрашулар белән үрелеп бара. Китапханәчеләр әзерләгән "Муса турында поэма" исемле теартральләштерелгән әдәби- музыкаль, кичә шәһәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китап укучы дусларыбыз өчен әзерләнде. Тамашыны караганнан соң, укытучылар арасында "Җәлил укулыры" бәйгесенә йомгак ясалып, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. 1 гимназия укытучысы Әлфинә Ризванова бөтен шигырьләрен дә яттан белә дисәк, ялгыш булмас. Иң күңелгә үтеп кергәне залда утырган кунакларыбызга "ВӘХШӘТ" шигырен эстафеталап сөйләтүе булды. Әлфинә Әхтәм кызы башлап җибәрде, аннан калганнар 1 куплет дәвам итеп сөйләп бетерделәр. Муса Җәлилнең Әгерҗедә булуы турында да искә алынды. Укытучы Фәнилә Фаикъ кызы аның Кәдрәк авылында тукталып, клубта яшьләргә шигырьләрен сөйләве, Рушания Байтимерова Әгерҗедә Ясәви абыйларда кунакта булуы турында кыскача сөйләп, үзе язган шигырен укыды. Ветеран укытучы, шагыйрә Наилә Харисова 2019 елда басылып чыккан Р. Корбанның Муса Җәлилгә багышланган "ВАТАН" әсәренә анализ ясады. Кечкенә кунагыбыз Данил Закиров "Каргалар" шигырен бик оста башкарды. Китапхәнә директоры Эльмира Капилова чарада һәм бәйгедә катнашкан укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.