Центральная библиотека

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Әгерҗе үзәк китапханәсенең туган якны һәм татар әдәбиятын өйрәнү секторында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр" исеме астында күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә үз эченә ел дәвамында уздырылучы әдәби һәм мәдәни чараларны ала. Шулай ук ел дәвамында әлеге ел вакыйгасына багышланган аудио- видео язмалар, видео сюжетлар, Әгерҗе радиосы аша китапларга һәм язучыларга карата әдәби күзәтүләр, радио тапшырулар белән танышып бара алачаксыз. Кадерле укучыларыбыз, китап сөюче дусларыбыз! сезне ВКонтакте,Инстаграм  социаль челтәрләрендә һәм Әгерҗе үзәк китапханәсендә көтеп калабыз!!!