Центральная библиотека

Внимание! Новая книга!

Игътибар! Яңа китап!!! 📗📒
   Внимание! Новая книга📗📒
Татар дөньясы. Татарский мир.
Бу басмага татар халкының тарихы һәм мәдәнияте хакындагы төп мәгълүматлар тупланды. Анда татар бердәмлегенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсү юлы бәян ителә. Татар тарихындагы күренекле чорлар - Идел буе Болгары оешу, Алтын Урда, Урта гасырлар татар дәүләтләренең ныгу-урнашуы, мәдәниятнең яңарышы һәм татар милләте хасил булу, милли автономия һәм совет яңарышы формасындагы дәүләтчелек тергезелү - аерып чыгарыла. Мәдәниятнең мөһим фундаменталь нигезләре арасында, тел, язу, әдәбият, шәһәрләшү һәм шәһәр мәдәнияте формалашу, ислам динен кабул итү кебек күренешләр билгеләнә. 
Китап татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Бу яңа китап белән сез китапханәнең татар бүлегендә таныша аласыз! Рәхим итегез!!! 
       В издании представлено обобщенное изложение ключевых сведениии об истории и культуре татарского народа. Выделены значимые для истории татар моменты - образование Волжской Булгарии, становление Улуса Джучи (Золотой Орды), средневековых татарских государств, включение татар-мусульман в состав Российского государства,, модернизация культуры и формирование татарской нации, возвращение государственности в форме национальной автономии и советская модернизация. Среди фундаментальных основ культуры рассмотрены процессы формирования языка, письменности, литературы, урбанизации и городской культуры, принятие ислама, повлиявшие на все стороны жизни татарского общества. 
Книга рассчитана на широкий круг читателей, интересующих я культурой и историей татарского народа. С этой книгой вы можете познакомиться в секторе отдела татарской литературы. Добро пожаловать! 
   Татар дөньясы = Татарский мир/ авт. - сост. : Г. Ф. Габдраманова, Э. М. Галимова, Д. Ф. Загидуллина, И. Л. Измайлов, А. Р. Салихова, А. Г. Ситдиков, Л. М. Шкляева. - Казань: Издательство "Заман", 2020.-392 с. : ил.