Инвалидлар декадасы
Декабрь аеның беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы белән башланып китте. Шушы уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барып хәлләрен белделәр, газета-журналлар, китаплар белән таныштырдылар, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәнең даими кунагы Чувамов Роберт аларны сөенеп каршы алды. Узган ел бездә күңел ачып, кунак булып киткән талантлы егет бүген үз өендә кунакларга үзенең фоторәсемнәр күргәзмәсен тәкъдим итте. "Кояш малае" үзе дә кояш кебек балкып елмаеп утырды.