Центральная библиотека

#Гыйззәт125Әгерҗе

#ТаҗиГыйззәт
#ТазиГиззат
#Гыйззәт125Әгерҗе
#АгрызскаяЦБС

🏛️Татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, аның җитәкчесе, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган  сәнгать эшлеклесе, ике тапкыр Почет билгесе ордены кавалеры, 37 драма әсәре авторы Таҗи Гыйззәт исемен мәңгеләштерү максатыннан районыбызда күп эшләр башкарылды.
🏛️Әгерҗе шәһәрендә аның истәлегенә һәйкәл ачылды, шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе күренекле якташыбызның исемен йөртә, районда әдипнең музее эшли, туган авылы Барҗы Омга авыл мәдәният йорты, Кичкетан халык театры, Кичкетаң авылында, Әгерҗе шәһәрендәге урамнар аның исемен йөртә.
📜2015 елда “Күңел чишмәләре” әдәби иҗат берләшмәсе районыбызда яшәп иҗат итүче каләм осталарын, композиторларыбызны, зур уңышларга ирешкән талант ияләрен Таҗи Гыйззәт исемендәге әдәби премия белән бүләкләү тәкъдиме  белән чыкты. Ниһаять, районыбыз халкы өчен гаять әһәмиятле бу вакыйга тормышка ашты! Ел саен Таҗи Гыйззәт туган көндә әлеге премия тапшырыла.

🖋️Халкыбызның бөек улы – Таҗи Гыйззәт,
  Көз көнендә килеп дөньяга,
  Яңа аваз салган, шушы аваз
  Әверелгән җырлы дәрьяга.
  Күпме еллар кичеп Гыйззәт дәшә,
  Безгә дәшә, безнең буынга.
  Әсәрләре яши хәтерләрдә
  Онытылмыйча гомер буена.

📚2015 елда беренче тапкыр узган Таҗи Гыйззәт премиясен бирү тантанасыннан фото-истәлекләр