Нәниләр китапханәдә кунакта
Үзәк китапханәгә кунакка килүчеләр арасында кече яшьтәге мәктәп балаларның булуы да зур куаныч. Нәниләрне китапханәче апалар бик җылы каршы алдылар. Китапханә эше белән таныштырдылар. Яңа китапларны туплау һәм эшкәртү бүлегендә кызыклы мәгълүмат бирделәр. Туган якны өйрәнү бүлегендә Татарстан турында һәм районыбыз тарихы буенча күп сорауларга җавап таптылар балалар.