Центральная библиотека

Республика көне

Республика көнендә Әгерҗе шәһәренең "Орешник" паркындагы бәйрәм чарасында Үзәк китапханә һәм балалар китапханәсе дә бик матур итеп катнашты. Татарстан әләме төсендә киенгән кызлар республикабызның тарихына багышланган викторина үткәрделәр. Балалар гына түгел, өлкән китап укучыларның да бу бәйгегә актив кушылуы бик күңелле булды. Республикабыз тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына битараф булмаган якташларыбыз өчен күңел сөенә. Үзәк балалар китапханәсе уздырган рәсем конкурсының нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Рамил кызы Капилова җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.