Россия Флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы
Россия Флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы Әгерҗе шәһәре үзәгендәге Район мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Шәһәр халкы һәм китап укучылар бәйрәмне кызыксынып карадылар. Үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән китап күргәзмәсе дә үзенчәлекле иде. Россия әләменең өч төсе белән киенгән кызлар китапларга күзәтү ясадылар. Җирле шагыйрә Рушания Байтимерованың “Әләмеңдә өч күркәм төс” дигән шигырен укыдылар. Төсле кәгазьләрдән флагны чагылдырган фигуралар кисеп ясаган балаларга бүләкләр өләштеләр. Балалар китапханәсе әзерләгән викторина сораулары да бик кызыклы иде. Тиз арада җавапларны эзләп тапкан зирәкләр шулай ук бүләкләр алдылар