Центральная библиотека

"Орешник" паркындагы әкият.

13 август көнне Әгерҗе шәһәренең “Орешник” паркы гөрләп торды. Үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе оештырган чарада китап укучылар актив катнаштылар. Балалар Айсылу апалары әзерләгән кызыклы сорауларга оста гына җаваплар таптылар. Әкият геройлары бүген үзләре дә алар арасында иде. Урманда чын-чынлап бәйрәм ясадылар. Убырлы карчыкның себеркесенә утырып та очтылар балалар, “Кызыл башлык” ны бүредән дә сакладылар. Җәй белән Көз кызларыннан бүләкләр дә алдылар. “Су анасының” матур тәңкәле күлмәгенә дә сокландылар, “Гүзәл Еленага” да гашыйк булдылар, доктор “Айболит” дәвалаган жираф белән дә дуслаштылар. Татар һәм рус халык әкиятләренең урман ешлыгыннан килеп чыккан башка геройлары белән дә таныштылар. “Убырлы” әбиләре белән йөгерештеләр дә, сикерештеләр дә. Ә өлкән китап сөючеләрне китапханәчеләр үзләре белән алып килгән журналлар белән таныштырдылар, шәһәребезгә багышланган викторина сорауларына җаваплар алдылар. #АгрызскаяЦБС