"Күңелем түрендә сүнмәгән өмет бар"
11 март көнне Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укытучылар коллективы тарафыннан шагыйрь һәм композитор, районыбыз тарихында нечкә хисле шигырьләре, матур көйләре, күркәм эш-гамәлләре белән якты эз калдырган Әнвәр Закировның 90 еллыгына багышланган “Күңелем түрендә сүнмәгән өмет бар” исемле искә алу кичәсе үтте. Сәнгать мәктәбенә Әнвәр аганы искә алырга аның кордашлары, бер елларда эшләгән хезмәттәшләре, иҗатына гашыйк милләтәшләребез җыелды. Әнвәр ага тумышы белән Менделеев районы Псәй авылыннан булса да, үзен Әгерҗенеке дип йөрде. Талантлы шәхеснең аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев белән бергә иҗат иткән “Әгерҗем” җыры районыбыз гимнына әверелде. Кичәдә Әнвәр ага белән бәйле бик матур, кызыклы хатирәләр яңарды. Әгерҗе район тарихы муззенда Әнвәр ага Закировның шәхси әйберләре саклана. Музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күргәзмә күпләрне яңадан шул елларга алып кайтты. Кызы рәссәм Әлфия Әнвәровна Әгерҗедә гомер кичерә, улы музыкант Фәрит Әнвәрович Яр-Чаллы шәһәрендә “Болгар” бию ансамбленең баянчысы, аның сәнгать җитәкчесе булып эшли.