Центральная библиотека

"Без бер үк җирнең балалары"

18 февраль көнне Әгерҗе үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган"Без бер үк җирнең балалары" дип исемләнгән  чара узды.

Очрашуда Әгерҗе шәһәрендә яшәүче милләт вәкилләре катнашты. Кунакка районның төп халкы булган татарлар, руслар, марилар, удмуртлар белән беррәттән таҗиклар һәм үзбәкләр дә килде. Һәрбер телдә туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Һәр халык үзенең милли киемнәрен күрсәтте, милли ризыкларын тәкъдим итте. Үзара дуслык шартларында узган бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте. Алга таба да элемтәләребез өзелмәс, дуслык мөнәсәбәтләре тагын да ныгыр, башка милләт вәкилләре дә чакыруга кушылырлар дигән ышаныч белән таралдылар очрашуга килгән кунаклар.