Центральная библиотека

"Җәлил укулары"

Әгерҗе үзәк китапханәсендә “Җәлил укулары” бәйгесенә йомгак ясалды. Бөтендөнья Татар  конгрессы Башкарма комитеты Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Марс Гатауллин барлык катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр, ә аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга һәм китапханәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова барлык катнашучыларга рәхмәт белдереп, алдыгы елларда да үлемсез батырлыклар күрсәткән герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Җәлил укулары”нда актив катнашырга чакырды.