"Татарстан - прошлое и настоящее", " Татарстан - үткәне һәм бүгенгесе"
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә ТАССР ның 100 еллыгына багышланган "Татарстан - прошлое и настоящее", " Татарстан - үткәне һәм бүгенгесе" дигән китаплар күргәзмәсе эшли. Күргәзмә белән бер рәттә 1960 - 70 - 80 елларда кулланылган әйберләр тәкъдим ителгән. ("История ТАССР в вещах" , "ТАССР тарихының әйберләрдә чагылышы" ). Китапханәче Рушания Байтимерова китап укучыларга даими күзәтүләр үткәрә. Китап укучыларыбыз күргәзмәгә шул заман әйберләрен бүләк итәргә теләкләрен белдерделәр. Шул ук вакытта бүлектә Татарстанга багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырый.
Китап сөюче дусларыбыз сезне китапханәгә көтеп калабыз! Рәхим итегез!