Центральная библиотека

“Тынгысыз йөрәкләр” Чыршы бәйрәмендә.

Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Тынгысыз йөрәкләр” өлкәннәр клубына йөрүчеләр Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмне “Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Эльмира Рамил кызы Капилова ачты һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа – 2020 ел белән тәбикләде. Кичәне алып баручы Чулпан Нурмөхәммәтова матур шигырь юллары белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары берәм-берәм татар шагыйрьләренең яңа елга, кыш мизгелләренә багышланган шигырьләрен укыдылар һәм Нур Әхмәдиев, Шәриф Биккол, Клара Булатова, Хәнәфи Бәдигый, Рәдиф Гаташ, Кытайда яшәп иҗат итүче Ильяр Габит китаплары белән таныштырдылар. Халык җырлары һәм композиторларыбыз әсәрләреннән – “Иртә буран, кич тә буран”, “Кышкы романс” һ.б. җырларны күмәкләп башкардылар. Әлбәттә инде Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап, уеннар уйнап та әйләнделәр өлкәннәребез. Балачакка, яшьлеккә кайтып килгәндәй булдык, рәхмәт сезгә дип сөенделәр. Чәй өстәле артында да табышмаклар, уеннар дәвам итте. Фирдүс Тямаев булып кыланган Әлфия апа Нәфыйкова, мәче белән тычкан булып куышкан Наҗия апа Галләмова һәм Чулпан Нурмөхәммәтова, Галигә барам әле, дип җырлаган Ания Булатова, яңа капкага баккан бәрәнне уйнаган Нәҗибә Гобәйдуллина шул кадәр килештерделәр, рәхәтләнеп күңелне ачтылар. Яңа елда тагын да дәртләнеп китапханә уздырасы чараларга йөрербез дигән өметләр белән таралыштылар актив тормыш белән яшәүче дусларыбыз.