Центральная библиотека

Киленбикә

11 декабрь көнне Ләбиб Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йортында Әгерҗе үзәк китапханәсе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан әзерләнгән чара узды. Бу чара кайнаналар һәм киленнәр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланды.

Тәбәрле авылының “Ак калфак” оешмасы театр коллективы язучы Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясеннән өзек күрсәтте. Икенче өлештә “Киленбикә” бәйгесе булды. Үрнәк гаиләләрнең киленнәре көч сынашты.

Нәтиҗәдә:

1. “Бар яктан да булган килен”номинациясендә Чулпан Нурмөхәммәтова

2. “Оста куллы уңган килен”номинациясендә Айсилә Садыйкова

3. “Уңган, булган сабыр килен” номинациясендә Финисә Шаһабиева

4. “Уңган, булган җитез килен” номинациясендә Налия Дәүләтшина

5. “Яшь килен - уңган килен” номинациясендә Алсу Байтимерова җиңүчеләр булдылар.

Бу очрашуда Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы катнашты һәм чыгыш ясады.