Центральная библиотека

Кояш җылысын тоеп.

Инвалидлар декадасында Әгерҗе үзәк китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр һәм аларның әниләре белән берлектә очрашу узды. Очрашуга килгән балалар арасында талантлары белән сокландыручылары да булды. Һәрвакыт безгә яратып йөрүче Роберт Чувамов үзенең фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. Табигать күренешләреннән матур экзпозиция ясаган егетнең эшләрен без инде берничә ел рәттән күрәбез. Мирзаалиев Далерның матур көчле тавышы белән мәхәббәт турындагы җырын рэп стилендә башкаруы көчле алкышларга күмелде. Китапханәдә әлбәттә китап күзәтүләргә дә зур урын бирелә. “Бөртекләп җыелган гомер” исеме астындагы китап күргәзмәсенә куелган Николай Островский, Эдуард Асадов, Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, Кәүсәрия Шәфыйкова, Рәниф Шәрипов әсәрләренә күзәтү ясалды. Ә хәзерге чорның көчле рухлыларыннан Ник Вучич, Рөстәм Нәбиев китаплары да очрашуга килгән балалар һәм әниләрдә кызыксыну уятты. Электән үк китапханәнең актив укучысы Нуриев Рамис күргәзмәгә куелган китаплар белән бик теләп танышты. Экранда ясаган презентация дә кунаклар өчен кызыклы булды