“Ак күңелле әниләр”
Әниләр көненә багышланган “Ак күңелле әниләр” дип аталган кичә үзәк китапханәдә “Тынгысыз йөрәкләр” клубы белән берлектә узды. Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Капилова Эльмира Рамилевна биредә җыелганнарны бәйрәм белән тәбрик иткәннән сон, кичәнең алып баручысы Алсу Гатауллина чыгыш ясаучыларга сүз бирде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре кунакларга әниләр турында шигырьләр язган шагыйрьләрнең китапларына күзәтү ясадылар һәм аларның шигырьләрен укыдылар. Кичәдә әниләр турындагы җырларны искә төшерү мизгелләре дә бик кызыклы узды. Иң күп җыр белүчеләр зур алкышларга күмелде. Искә алган һәр җырны күмәкләп башкардык. Үзләренең матур җырлары белән күңелне әсир иткән Чулпан Нурмөхәммәтова һәм Фәния Мөхәммәтшинага кушылып та җырладык.